Татар автономиясе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды
13 майда “Зори Жигулей” ял базасында оештырылган җыелышка мөхтәрәм кунаклар буларак өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты урынбасары Марат Канюкаев, Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе баш идарәсе каршында эшләп килүче иҗтимагый совет вәкиле Рифгать Хуҗин, “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов чакырылган иде. Читать полностью →