18 май - Халыкара музейлар көне
Үткәнеңне онытма син.
Бел син ерак бабаларның
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди моңнар, нинди көйләр
Безгә калдырып киткәнен.
Гомер уза, еллар үтә, тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек дөньясы ашыга-ашыга киләчәккә атлый, бик сирәкләре генә артка борылып карый. Ә бит туган илебезнең патриоты булу өчен без туган ягыбызны, тирә-як табигатебезне, ана телебезне яратырга, гореф-гадәтләребезгә, милли мәдәниятебезгә тугрылыклы булырга тиешбез. Шулай ук туган як тарихын өйрәнү дә зарур. Тарих – шушы авылда, шәһәрдә яшәгән кешеләр язмышы бит ул. Үз халкы тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк. Ә моның өчен, беренче чиратта, үз гаиләң тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиешбез. Читать полностью