Руслан Камалетдинов: “Кайда гына яшәсәң дә, милләтең, динең, тарихың белән горурланырга кирәк”
Адәм баласын язмыш җилләре кайларга гына илтми. Шулай булуына карамастан, кеше барыбер кендек каны тамган туган ягын сагына. Мәкаләмнең герое нәкъ менә шундый күренешнең якты үрнәге булып тора.
Эчке эшләр министрлыгы полковнигы Руслан Рәфыйк улы Камалетдинов 2020 елдан Севастополь шәһәрендә яши, әмма күңеле һаман Самарага тартыла. Шуңа күрә ел саен, Рамазан ае җитү белән, ул әти-әнисе, туганнары янына Идел буенда урнашкан яраткан шәһәренә кайта һәм бер ай буе рәхәтләнеп ял итә. Руслан үзе Баку шәһәрендә туса да, әби-бабасының туган җире булган Самара өлкәсен үзенең кече Ватаны дип саный. Читать полностью