Кешеләргә ярдәм итү — аның бурычы
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында күп балалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә 1961 елда сигезенче бала туа. Мулла ир балага Малик дип исем куша. Мәрдегалим абый белән Факия апа гына түгел, апа-абыйлары да чираттагы баланы үстерүгә өлеш кертәләр. Тора-бара туган тагын ике баланы санаганда, Мөхәммәтҗановларның ун баласы да Сок елгасы буенда болында тәгәрәшеп үсәләр – әниләренә булышалар, су коеналар, балык тоталар, чабышып йөриләр, шуңа күрә, мәктәптә укый башлагач, спортка тартылалар.