Фарсы телендә «дәрдмәнд» сүзе хәсрәтле, газапланучы мәгънәләренә ия.
Шагыйрь буларак «Дәрдмәнд» тәхәллүсе белән мәгълүм Мөхәммәтзакир Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында сәүдәгәр Мөхәммәдсадыйк агай гаиләсендә туа. Ул — бөек татар шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, алтын приисклары хуҗасы, 1 нче гильдия сәүдәгәре, иганәче һәм нашир. Читать полностью