Активлыкны ел дәвамында сакларга тырышабыз, ләкин, кызганычка, безгә яңа яшьләр кушылмый.
14-18 сентябрьдә Казанның Боровое Матюшино бистәсендә эшләп килүче “Идел” яшьләр үзәгендә “Халыкара яшьләр форумы” булып узды. Чарага Россиянең 32 төбәгеннән 170 делегат җыелган иде. Тантаналы чарада, гадәттәгечә, Самар өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче Яшьләр канаты әгъзалары Фәрзанә Мәхмүтова, Руфинә Зәйнуллина, Алия Гатауллина, Илфат Мәҗитов, Әлфинур Мәхмүтова, Алсу Мөхәмметҗанова, Ислам Гарифуллин, Эльмира Мефтахова катнаштылар.
Читать полностью