5 августта «Татар-Информ» агентлыгы уздырган онлайн матбугат конференциясендә быел көзен уздырылачак җанисәпкә Самара өлкәсе татар активистларының мөнәсәбәте тикшерелде.
Чараны алып баручы Рәмис Латыйпов һәм Татарстанда чыгып килүче вакытлы матбугат чаралары хәбәрчеләренең сорауларына Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе директоры, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Радик Газизов, «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов һәм Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров җавап бирделәр. Журналистларны татарларның милли үзаңын күтәрү юнәлешендә төбәктә нинди эшчәнлек алып барылуы, җанисәп адыннан нинди проектлар тормышка ашырылу мәсьәләләре кызыксындырды. Читать полностью