Похвистнево шәһәренең Рокоссовский урамында 115нче мәхәллә мәчете урнашкан. Миңа анда еш кына булырга туры килә.
“Мөэмин мөселман булу өчен, ким дигәндә, җиде буын кешеләренең ислам кануннары буенча яшәве кирәк”, — дип әйтә иде безнең бабайлар. Шундый бәндәләр генә имамлык вазифаларын үз өсләренә ала алалар. Похвистневода беренче мәчет ачылганчыга кадәр мәчетсез муллалар булган. Мөселманнарның үз өйләрендә гореф-гадәтләребезне үтәп, мөселман бәйрәмнәрен бәйрәм итеп, биш вакыт намазларын укып, никах, үлем-китем булганда, шул муллаларны чакырып, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәгәннәр. Аларның исемнәрен атап үтәсем килә: 1958 — 1973 елларда – Габдулла Ихсанов, 1973 — 1976 елларда – Исмәгыйль Хәмидуллин, 1976 — 1978 елларда – Шәрифҗан Булатов, 1978 елдан башлап сугыш ветераны, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, тыныч тормышта “За доблестный труд” медале белән бүләкләнгән Минегали Мәҗитов мулла булып хезмәт итте. Читать полностью →