Самараның Җәмигъ мәчете чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте
25 ел элек ул вакытта Европада иң зур булып саналган гыйбадәтханәбез дин тотучы бәндәләр һәм ислам мәдәнияте белән кызыксынучы кешеләр өчен үз ишекләрен ачты. Стара Загора урамындагы бу мәһабәт бина, Самараның архитектура күренешен тагын да ямьләндереп, инде күптән шәһәребездәге күренекле урыннарның берсенә әверелде. Ә иң мөһиме – ул вакытта, 1999 елның 28 ноябрендә, күп меңлек мөселман җәмәгате Аллаһы йортына ия булды, һәм бүгенге көндә Җәмигъ мәчете лаеклы рәвештә өлкә мөселманнарының төп рухи үзәге булып санала. Читать полностью