«Лекторий» очрашуына теләгән һәркем килә ала, әмма пандемия шартларында куркынычсызлык чараларын үтәү максатыннан чыгып, урыннар саны чикле — 50 кеше.
Бүген Казан яшьләре арасында зур популярлык казанган ачык «Лекторий» янә эшли башлый. Яңа сезонны мөселманнар өчен «Лекторий» Татарстан мөфтияте бинасында башлап җибәрәчәк. Беренче очрашу «Ислам һәм финанслар. Теория һәм практика» темасына багышланачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать полностью