31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне
Корней Чуковскиның Айболитын хәтерлисезме? Игътибарлы, киң күңелле мал табибы авыру бөҗәкләрне дә, ерткыч хайваннарны да дәвалый. Хәтта Африкадан телеграмма алуга, хайваннарны коткару өчен, җир читенә дә китеп бара.
Тормышта да ветеринарлар бик кирәкле һөнәр ияләре. Алар ветеринария станцияләрендә, дәүләт һәм шәхси ветеринария клиникаларында, терлекчелек комплексларында, зоопаркларда һәм циркларда, махсуслаштырылган кибетләрдә эшлиләр. Бу игелекле һөнәр иясе Илнур Салих улы ФӘЙЗУЛЛИН да, Айболит кебек, меңләгән йорт хайваннарының гомерен саклап калучыларның берсе. Читать полностью