Яңа уенчыклар авторлары фикеренчә, гаджетлар балаларга күңел ачарга гына түгел, ә укуда да зур ярдәм итәчәк.
Башкортстанда татар һәм башкорт телләрендә сөйләшә торган кечкенә планшетлар һәм смартфоннар эшләнде. Гаджетлар җитештерү «Максат» яшьләр оешмасы белән берлектә дәүләт телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты кысаларында мөмкин булды.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.