1941 елның 22 июнь иртәсе. Алсу таң атып килә, кешеләр татлы йокыда. Кошлар сайравы гына ишетелә. Табигатьнең сихри тынлыгын бозып, илебезгә фашист солдатлары бәреп керә. Йөзләгән, меңләгән немец самолетлары шәһәрләр, авыллар өстенә бомба яудыра, дөньяның асты өскә килгәндәй була…
Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. “Ул көнне авылларда Сабантуй иде. Бәйрәм башланып та өлгермәгән әле, ә халык чабыша, таралыша башлады. Радиодан котычкыч хәбәр ишетелде: “Сугыш, сугыш! Немецлар сугыш башлаган…” Сугыш башлану хәбәре яшен тизлегендә бөтен авылга таралды. Алты көн эчендә Совет Нурлаты авылыннан бөтен яшь ир-атларны сугышка алып бетерделәр”, — дип сөйли әни. Ул вакытта безнең әниебез Миңлегаян Ситдыйкова (кыз фамилиясе Гомәрова) 18 яше тулган бик чибәр, уңган кыз була. “Авылыбызда алты бабай, хатын-кызлар һәм бала-чага гына калды”, — дип сөйли әниебез, шул заманнарны искә алып. Читать полностью →