Онлайн-форматта «Мультконцерт» Балаларны яклау көнен уңаеннан оештырыла.
Камал, Тинчурин театрлары һәм татар Яшь тамашачылар театры актерлары совет мультфильмнарындагы җырларны башкарачак. Балаларны яклау көненә гадәти булмаган «Мультконцерт» онлайн-форматта 31 майда һәм 1 июньдә була. Бу турыда «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итте.