Җиңү көне — һәркем өчен кадерле һәм зур бәйрәм. Ел саен без бу көнне зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми…
Быел коронавирус Җиңү көне белән бәйле чараларга шактый үзгәрешләр кертте. Әмма яңа режим Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен бәйрәм итәргә комачаулый алмады. Бөтен ил, коронавирус салган чикләүләргә карамастан, Җиңү көнен киң билгеләп үтте. Еллар буе яшәп килгән гадәтләр дә онытылмады, яңа форматлар да туды. Мәсәлән, быел онлайн-режимда узган «Үлемсез полк» акциясендә 3 миллионлап кеше катнашты. Социаль челтәрләрдә дистәләгән флешмоблар, сугышка багышланган онлайн-күргәзмәләр оештырылды. Шулай итеп, коточкыч дәһшәтле сугышта һәлак булган ата-бабаларыбызны быел яңа форматта искә алдык. Читать полностью