Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә cизелеп тора.
Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Аның михнәтләрен өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татыган. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш… Күпме сабый ятим калып, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән. Тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булганга, сугыш чоры балалары ана назын да бик аз татыган.
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гаян әби ГАРИФУЛЛИНА бу турыда бик яхшы белә. Әтиләре Сәгыйть абзый сугышка киткәндә аңа нибары — 8, ә апасы Оркыяга 10 яшь кенә була. Читать полностью