Мәдәни-патриотик акцияне «Бердәм Россия» партиясе оештырды.
Унтугыз милли җәмгыять вәкилләре «Җиңү көне төрле телләрдә» халыкара акциясен хуплап, данлыклы «Җиңү көне» («День Победы») җырын туган телләрендә башкарды. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итте, дип белдерә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.