Зөләйха исеме татар хатын-кызының намус һәм абруе символы булып тора, дип саный Рамил Төхвәтуллин.
Татар халкында Зөләйха исеме милләтнең эчке кодына тегелгән, ә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы герое, аның эчке дөньясы һәм гамәлләре бу образны җимерә, татар халкының горурлык кылларына тия. Ә бу күзгә күренми, әмма теләсә кайсы этнос өчен бик мөһим хис. «Татар-информ» корреспонденты белән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Камал театры актеры һәм кинорежиссер Рамил Төхвәтуллин әнә шундый фикер белән уртаклашты.