Бәхет тели кеше, бәхет көтә,
Бәхет эзли бала чактан ук…
Бәхет икән — ул, картлык килгәч,
Әйтә алсаң шатланып: «Мин бәхетле», дип.
Нинди мәгънәле, матур шигырь юллары. Дөрестән дә шулай бит ул. Яшь чакта барыбыз да матур, йөгереп йөрибез, шаярабыз-көләбез, бәхет кочагында йөзәбез. Яшь чак — дәртле чак, ни кылансаң да, килешә. Ә картайгач…
Минем бүгенге язмам герое Фәния апа Вәлиәхмәтова шатланып, «Мин бәхетле» диеп горурланып әйтерлек. Ләкин тулы бәхет белән яшәр өчен күпме сикәлтәле юллар үтәргә, гомер буе көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә аңа. Читать полностью