1 — 5 сентябрьдә Казанда XXXII Татар яшьләре көннәре узды. “Идел” яшьләр үзәгенә төрле төбәкләргә, илләргә таралып яшәүче татар яшьләре җыелды. Алар, 5 көн дәвамында махсус остаханәләрдә катнашып, лекцияләр тыңлап, белем тупладылар, төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Быелгы Татар яшьләре көннәрендә татар телен һәм татар тарихын өйрәнүгә басым ясалды. Гомумән, телебезне саклау, аны яшьләргә өйрәтү һәм популярлаштыру әлеге чараның төп максаты булып тора. Читать полностью →