– Быел консерваториянең гобой классын тәмамладым. Нәфкать Нигъмәтуллин төркемендә музыкант булып эшлим.
Тиздән “Санта” балалар лагерена вожатый булып китәм. Җәен күп дусларым гаилә кора, бер мин генә буйдак булып калам ахрысы. Һәр ел саен диңгезгә барып ял итә идем. Әмма быел өлгереп булмас кебек, Нәфкать абыйның концертлары бик күп. Аның каравы, көзгә Прагага барам дип үз-үземә сүз бирдем.
Читать полностью