Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ (сулдан уңга), Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ, Мәхмүд ХӘБИРОВ Казанда үткән җыенда.
Апрель башында Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Анда Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән делегатлар бу юнәлештә башкарылган эшләре турында сөйләштеләр, үз тәҗрибәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Самара өлкәсеннән бу чарада региональ “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Сәлам” газетасы хәбәрчесе Фәрит Шириязданов, Камышлы районы Иске Ярмәк авылы тарихын барлауга күп көч куючылар — Камышлы, Кләүле, Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм шушы авыл турында тарихи-белешмә язган Мәхмүд Хәбиров катнашты. Җыеннан кайткач, Габдулла хәзрәт “Бердәмлек” газетасы укучыларына анда нәрсә булганын сөйләде. Читать полностью →