Серле сандык, матур сандык,
Кызыктыра мине күптәннән.
Әйдә, карыйк, ниләр калган икән
Истәлеккә безгә үткәннән.
Яңа Ярмәк авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучыларын клубка “Әбиемнең серле сандыгы” дигән кичәгә чакырдык. Чарабызның төп өлеше балаларны татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте. Читать полностью