Тормышының 55 яшьлегенә килеп җиткән Салаватка нинди сорауларыгыз бар? Ул һәр сорауга да ачыктан-ачык җавап бирергә әзер, дип мөрәҗәгать иткән иде «Ватаным Татарстан» газетасы укучыларына. Шөкер, җырчының иҗатына, тормышына берәү дә битараф түгел икән. Конвертларга салып та, электрон почта аша да редакциягә күп хат алынган. Хатларда исә кимендә 3-4 сорау һәм аларның барысы да Салават Фәтхетдиновны туган көне белән ихлас котлаудан, аңа, әнисенә, хәләл җефете Ләйсәнгә, балаларына, киявенә, оныкларына саулык-сәламәтлек теләүдән башлана.
Редакция Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Яңа Мансур авылының Колхоз урамы, 3 нче йортында яшәүче Бәдия Әүхәди кызы Кәримовадан посылка да алган. Эче тулы йон оекбашлар, барысы да чуклап-чәчәкләп бизәлгән. Читать полностью →