Быел без кешенең беренче мәртәбә космоска очуының 56 еллыгын билгеләп үтәбез. Лаеклы рәвештә галәмне үзләштерү үзәге булып саналган Самара өчен бу бик зур бәйрәм. Чөнки Юрий Гагарин Куйбышев авиация заводында ясалган “Восток” космик корабында галәм киңлекләренә юл ачты. Хәзер дә “Прогресс” заводы күпсанлы очу аппаратларын ясап, космоска очыра тора.
“Космонавтика көне” алдыннан “Бердәмлек” газетасы шушы эшкә өлешләрен керткән милләттәшләребез турында язмалар урнаштырып килә. Равил Насыйров, Марат Гыйбадуллин, Рәфыйк Ваһаҗев, Илгиз Колючев, Мансур Ямалетдинов, Әхмәт Нәфыйгин, Әсфәндияр Вәлитовлар белән беррәттән Мәгариф Раяновны да атау дөрес булыр иде. Бу милләттәшләребезнең күбесе Самара төбәгенең татар милли хәрәкәте башында торучы милли җанлы кешеләр бит. Читать полностью