Самараның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерты узды
Тамаша залы шыгрым тулы булмаса да, халык күп җыелган иде. Нәрсә дисәң дә, Салават — Салават инде. Ниндидер искиткеч шоу ясап, халыкны гаҗәпләндерергә тырышмый. Җырлары мәгънәле, күңелгә ятышлы, ә һәр программасы — гыйбрәт алырлык. Бу юлы Салават пенсия яше, татар теле, милләт язмышына кагылышлы көнүзәк проблемаларны юмор аша халыкка җиткерергә тырышты. Әле тамаша башында ук ул бу чараның төп сүзләре “ямь”, “гамь” һәм “мәгънә” булуын ассызыклап үтте. “Татар булып, көчле булып, динебезне, телебезне, моңыбызны саклап яшәргә тиешбез. Моның өчен әллә ни күп кирәкми”, — диде җырчы һәм сәхнә уртасын биләгән биш көзгенең нинди кыйммәт билгесе булуын аңлата башлады. Читать полностью