Йөз ел элек, 1918 елның 15 маенда, губерна Советының башкарма комитеты һәм коммунистлар партиясенең губерна комитеты карары белән, Урта Идел регионында беренче татар телле “Киңәш” газетасы чыга башлый. Нәкъ шушы көннән башлап өлкәбездә Совет милли матбугаты барлыкка килә.
Шушы уңайдан Самараның фәнни-универсаль китапханәсендә “Россия тарихының көзгесе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чараны оештыручы, регионыбыз татарлары тарихчысы Шамил Галимов бу эшкә Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясен, фәнни китапханә, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләрен, архив фондларын җәлеп иткән. Читать полностью