1941 елның 22 июне. Халык Сабан туенда ял итә. Шушы көндә канга туймас фашист этләре безнең илгә басып керәләр. Аяусыз сугыш башлана. Бу хәбәр бөтен халыкны кайгыга сала. Безнең авылны да читләп үтми ул кайгы. 176 кеше фронтка китә, 98е яу кырында ятып кала. Бүгенге көндә бер генә исән ветераныбыз да юк. Бу язмам сугыш кырыннан исан-сау кайтып, матур, үрнәк гомер иткән Сабир Ярулла улы Сафиуллин турында. Читать полностью
Асыл затлар, сезне бәйрәм белән!
Колач җәеп җиргә яз килә,
Бөтен табигатьне уяткан.
Күңелләргә безнең наз тула,
Шигъри юллар чыга йөрәктән. Читать полностью
Әманәтем — Әлифба!
Быел «Әлифба»га 60 ел була. Сәләй Вагыйзовның укучысы Раушания Шайнуровна ТАЛИПОВА шушы юбилейга багышлап, искиткеч шигырь язган. Читать полностью
Ялгыз эскәмияләр
Шигыремне Илһам ага Шакировка багышлыйм…
Атаклы бөек җырчыбыз Илһам ага Шакировка 2025 елның 15 февраленда 90 яшь тулыр иде. Урыны җәннәттә булсын! Әмин!
Мин гомер буе аның озын, моңлы җырларын тыңлап, үзем дә җырлап яшим. Алар минем тормыш юлымда юлдаш булып баралар. Авырлыкларны, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга ярдәм итәләр, Аллаһыга шөкер итәм. Бу шигыремне бөек җырчыбызга багышлыйм!
Окрыленным романтиком «врос» в мир пернатых
Говорят, орнитолог – это скорее призвание для увлеченных людей с большим и добрым сердцем. Оно, базируясь на профессиональных знаниях и навыках, проявляется в таком образе мыслей и состоянии души очарованных странников-исследователей, что орнитологию можно называть искусством. Одним из ярких ее представителей был уроженец самарской земли А.К. Сагитов – доктор биологических наук, профессор, заслуженный деятель наук Узбекской ССР, член Международного орнитологического общества. Не сразу Абдулла Киямович погрузился в изучение жизни пернатых, поскольку были у зоолога и другие биоинтересы. Но вскоре мир птиц, которые в большей мере, чем другие животные, приобщают людей к природе, захватил нашего героя – страстного ценителя окружающей среды и удивительно скромного. обаятельного человека, чьи организаторские способности, а также мудрость и такт признавались многими. Читать полностью
Прошедший славой испытанья и ГУЛАГом
Поведаем еще об одном просветителе – уроженце самарской земли. В 20-30-е годы прошлого века стихи этого школьного учителя часто читали со сцены разные артисты. Да и сам С.Х. Батыршин срывал аплодисменты, повторяя на бис по многу раз написанные им строчки при выступлениях на городских собраниях любителей литературы или в деревнях – при посещении их в составе агитбригад. А некоторые его произведения стали песнями и ушли в публику настолько основательно, что подчас их считают народным творчеством. Мама нашего земляка-поэта говорила ему в 1919 году после прочтения в самарской газете «Яңа көч» одного из дебютных стихотворений: «В писатели подался, Сирин?! В старых книгах сказано, что они становятся несчастными». Сын решительно опроверг это предсказание, но его последующая жизнь оказалась не столь безоблачной, как мечталось… Читать полностью
Күңелле капка төбе
Әй, күңелле тамаша бу -
Капка төбе Җәвитнең.
Күңел ача шунда халкым -
Үзәгендә кәмитнең.
Читать полностью
Сагынулы бала чагым
Чыршы-чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
…Мин яшь чагымдагы чыршы бәйрәмнәрен исемә төшерә алмыйм. Бәлки үткәрмәгәнбездер дә. Безнең балачак сугыш елларына һәм сугыштан соңгы елларга туры килде бит. Ә менә телевизордан күрсәтелгән маҗаралар исемдә калган. Читать полностью
Ап-ак кары белән күңелләргә аклык сипсен иде Яңа ел!
Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)
Ниндидер хәвеф-хәтәр булганын сизенеп, Сәрвиназ өйгә атылып керде һәм телсез калды. Идән уртасына куелган караватта аның бәгырь җимеше, бердәнбере, газиз йөрәк парәсе, дөньядагы иң кадерле юанычы – кызы Назирә үлеп ята иде… Читать полностью
Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)
Кайнана тавышына бала куркып уянды да аңардан да зәһәррәк итеп елап җибәрде. Сәрвиназ, йөгереп килеп сабыен кулына алып, күкрәгенә кысты… Аның күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Ә Гайшә карчык дулады-дулады да, ишекләрне шартлатып ябып, чыгып китте.
Читать полностью
Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)
Гайшә карчык бүтәнчә эндәшмәде. Шым булды.
Шушы тавыш-гаугадан соң бер атна вакыт үтте. Рәсим капка төбендәге эскәмиягә килеп утырды. Кич. Көтүләр күптән кайткан. Кызлар клуб ягына таба баралар. Рәсим дә торып, клуб ягына юнәлде. Бүген биредә яшьләр кичәсе, күбесе сикереп-сикереп бииләр иде инде. Тик Сәрвиназ гына күренми. Әнә, дус кызлары Энҗе белән Нәсимә сөйләшеп-көлешеп торалар. Егет туп-туры кызлар янына килеп басты да:
— Исәнмесез, кызлар! – дип сәлам бирде. Нишләп дустыгыз Сәрвиназ беркайда да күренми әле? – дип сорады, битараф булырга тырышып. Читать полностью