Бер гыйбарә яши халыкта.
Вафатыңнан элек миңа атап
Шәл бәйләдең, әни, мамыктан. Читать полностью
Җәйләрен кайтып авылга
Җыйдым мин мәтрүшкәләр.
Хуш исләре күңелләрне,
Җанымны исертәләр.
Гади генә күк чәчәкләр
Тылсым тулы үзләре.
Кышын чәйләр ясап эчәм,
Синдә авылым исләре. Читать полностью
Бөек Ватан сугышы башланга — 75 ел
Дуслар китте…
Калдым колын белән.
Күз тиюдән куркам мин аңа.
Сугышны ул бар дип тә белми,
Уйнар өчен килгән дөньяга. Читать полностью
22 июнь — хәтер һәм сагыш көне
Саубуллаштылар…
Исендә һаман:
— Жиңеп кайтырбыз! —
дигән антлары.
Җиңү дә килде, тик үзе генә,
Тик үзе генә кире кайтмады. Читать полностью
Балакаем синең үлгәнгә,
Матур җирдән сине алып китеп
Җир астына илтеп күмгәнгә.
Сулар алып китте гәүдәңне,
Озак агып бардың, батмадың,
Гуя иңнәреңнән тотып барып
Фәрештәләр сине саклады. Читать полностью
Сан ягыннан күп булмаган милләтем,
Бәя биргәндә синең зур кыйммәтең.
Җир йөзендә татар халкы булмаса,
Булыр идем мин бәхетсез, мин ятим. Читать полностью
Минем авылым урнашкан
Татарстан чигендә,
Шенталының, Самарның
Иң матур бер җирендә.