Самарада гөрләтеп Мәүлид – ән – Нәби бәйрәмен үткәрделәр
Пәйгамбәребезнең туган көне — Мәүлид бәйрәме мөселманнар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Соңгы елларда аны Самарада да зурлап үткәрәләр. Быел, гадәттәгечә, бәйрәмнең төп чарасы Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда узды. Аны дүртенче тапкыр Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте белән берлектә өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы оештырды. Чарада катнашкан мөхтәрәм кунаклар арасында өлкә хөкүмәте вәкилләре дә, шәһәр Думасы депутатлары да бар иде. Читать полностью