Мин — Исламия Зәбирова — Самар шәһәренең Киров районы инвалидлар җәмгыяте әгъзасы. Безнең оешмада бик күп инвалидлар теркәлгән. Шуларның 46сы — мөселманнар. Алар арасында дүрт бала да бар.
Изге Корбан ае алдыннан мин Самарның Җәмигъ мәсҗиде мәхәлләсенең рәисе Җәүдәт Шараповка барып, аңа үзебезнең җәмгыятебез турында сөйләдем. Мөмкин булса, корбан итен безнең оешманың мөселман әгъзаларына да тарату турында сорадым. Мине дикъкать белән тыңлап, бик теләп булышырга ризалаштылар. Миңа тик аларның исемлеген генә китерергә куштылар.