Тормышта хөкүмәтебез яшьләргә йөз белән борылып, аларга яхшы хезмәт хакы түләнүче эш урыннары булдырылса, яңа йорт төзүчеләргә төзелеш материаллары очсызрак бәягә сатылса, фатир бәяләре түбәнрәк булса һәм башка шуның кебек проблемалар уңай хәл ителсә, дөньяда кайгы-хәсрәт, авырлыклар азаер иде дә бит…
Кызганыч ки, хәзерге заманда яшьләр арасында көннән-көн наркомания, эчкечелек, фәхешлек чәчәк ата бара. Билгеле, шушы начар гадәтләргә ияреп, җинаять кылу очраклары да күбәя, тормыш матурлыгын тоеп яши алмаган, балалыктан чыгарга өлгермәгән яшь гомерләрнең СПИД авыруыннан өзелү очраклары да күп. Кешелек дөньясы нинди сәбәпләр аркасында менә шундый авыр сынауларга дучар ителә соң?! Моның сәбәбе нәрсәдә? Читать полностью