Газетабызның күптәнге дусты Әмир абый Җаббаровның юмор кыстырып, җиңел тел белән язылган иҗат җимешләрен укучыларыбыз яратып укыйлар. Ә бу юлы ул редакциягә шалтыратып, үзебезне кунакка чакырды. “Минзада апагыз белән танышырсыз. Ул бит гади хатын түгел, аның белән Брежнев үзе кул биреп исәнләшкән”, — дип кызыксындырды.
…Минзада Хөснулла кызы Әмир абый кебек үк җор телле булып чыкты. Тормыш юлы да бер китап язарлык икән. Биш сыйныф белеме булган гади авыл кызы Куйбышев авиация заводында самолетлар ясаган. Читать полностью