Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм пенсионер Рәйсә Әминова бу хакта ни уйлыйлар?
“Алимент” сүзен ишеткән кеше иреннән аерылган хатынны, аның ятим балаларын, алиментлардан качып йөрүче атаны күз алдына китерә. Ә менә пенсия яшенә җиткән ир — хатыннан, хатын — ирдән, энесе — апасыннан, әби белән бабай — оныктан, гомумән җитди сәбәп буенча эшли алмаучылар — акчалырак туганнарыннан алимент алу хокукы барлыгын белә идегезме? Әле пенсия ала башламаган, ә хөкүмәт карары буенча “пенсия алды кешесе” булып саналган эшсез ата-аналар да балаларыннан алимент түләтә алалар хәзер. Гаилә кодексында шулай дип язылган. Тик Россиядә бу гамәл киң таралыш тапмый әлегә. Киресенчә, ата-аналар балаларына гомер буе тиешле булып кала бирәләр. Читать полностью →