
Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Камышлы җиренә аяк басты. Алгы планда (сулдан уңга): Марат Фәттиев, Илдар Рәхмәтуллин, Галия Мусина, Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Мингол Галиев.
25 — 27 октябрьдә Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы, Самара өлкәсе мәгариф министрлыгы ярдәмендәһәм катнашында, Татар мәгарифе көннәре уздырды
Шул уңайдан Татарстаннан унбишләп мәгариф хезмәткәрләре һәм артистлар килеп төште. Кунакларны беренче булып Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов сәламләде. Танышу вакытында делегация җитәкчесе — Татарстан мәгариф министрлыгының Регионара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Фәрхәт кызы Мусина юлдашлары белән таныштырып үтте. Араларында Казанның 4 санлы гимназия директоры Марат Минтаһир улы Фәттиев, татар теле укытучылары бәйгесендә Гран-при яулаган Гөлназ Шамил кызы Галиева, “Ана теле” татар телен өйрәнү сайты җитәкчесе, КФУ доценты Кадрия Сөнгәт кызы Фәтхуллова, танылган якташыбыз, Әлифба китабы авторы Сәләй Вагыйзов хезмәт иткән Арча педагогия колледжы директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипованың булулары Татар мәгарифе көннәренең уңышлы һәм файдалы үтәчәгенә ишарәли иде. Читать полностью