Шашка буенча Россия кубогына ярышлар быел Краснодар краеның Лоо бистәсендә уздырылды. Турнирда Самара өлкәсенннән ике кеше — Олег Дашков һәм Фәхретдин Канюкаев катнашты.
Беренче көнне үткәрелгән тиз уен ярышында 30 кеше арасында 9 гроссмейстер һәм 4 спорт мастеры да булган. Швейцария системасы буенча үткәрелгән сигез турда милләттәшебез Фәхретдин Канюкаев тугыз партиянең җидесен ничьяга уйнап, 27нче урынга чыкты. Беренче тапкыр бөтенроссия турнирында катнашкан кеше өчен бу начар нәтиҗә түгел. Читать полностью