Саимә МОРЗАХАНОВА: «Мең яшә, “Бердәмлег”ем!»

2Яраткан “Бердәмлек” газе­табызның 25 еллык юбилее якынлаша. Шушы вакыт эчен­дә нинди генә вакыйгалар, яңалыклар, ачышлар булмады. Баш мөхәррир Рәфгать абый Әһлиуллин газетаның беренче саны дөнья күргәннән бирле бөтен көчен биреп, кул сызганып эшләвен дәвам итә. Хөкүмәт тарафыннан аңа бирелгән медальләр, Мактау билгеләр, Рәхмәт хатлары санап бетергесез.

“Бердәмлек”нең башка хез­мәткәрләре дә үз эш­ләрен намус белән башкаралар. Аларның кешелеклеге, миһер­банлылыгы, рәхимле, сабыр булып, бер сулышта җан атып эшләүләре укучыларны сокландыра. Без алар белән горурланабыз. Читать полностью

Раилә САТДАРОВА: «Рәхмәт сиңа, әнием!»

1024Әни — изге сүзләрнең берсе ул. Һәр кешенең үз әнисе матурлардан — матуры, назлылардан-назлысы.

Минем әнием, Брәйдә Фатыйх кызы Галимова, Шенталы районының Денис авылында туып, 92 ел буе шунда яши. Авыр сугыш елларын, ачлыкны, ялангачлыкны — барсын да күргән ул. Әтиебез үлеп кит­кәч, әни безне — сигез баланы, бер­үзе аякка бастырды. Бүген дә безне, балаларыбызны, онык­­ларыбызны кайгыртып яши ул.

Яраткан “Бердәмлек” газетасы аша әниебезгә шигъри юллар аша чиксез рәхмәтләремне белдерәсем килә. Әнием! Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Барсы өчен дә сиңа Аллаһының рәхмәте яусын! Читать полностью

Динсезлек чоңгылында батып калырга язмасын

Инсаф хәзрәт Садретдинов мәчет картлары белән бергәләп намаз уку вакытында.

Инсаф хәзрәт Садретдинов мәчет картлары белән бергәләп намаз уку вакытында.

Камышлы авылы мәчетләренең берсендә имам итеп билгеләнгән яшь дин әһеле Инсаф хәзрәт Сад­ретдинов белән күптән түгел әңгәмә кордым. Шуны менә уку­чыларыма да тәкъдим итәм.

- Инсаф хәзрәт, үзегез белән таныштырып үтмәссезме икән? Ничек бу якларга килеп чыктыгыз?

- Мин тумышым белән Татарстанның  Нурлат районындагы татар сәнгатендә онытылмаслык тирән эз калдырган данлыклы артист Габдулла Кариев туган Кульбай-Мораса авылыннан. Читать полностью

Шагыйрьләр нигә картаймый?!

Ибраһим ага  Абдрахманов тормыш иптәше Саимә апа белән.

Ибраһим ага  Абдрахманов тормыш иптәше Саимә апа белән.

Похвистнево районындагы Иске Мәчәләй авылында яшәүче Ибраһим Миргазыйм улы Абдрахмановны авыл кешеләре хөрмәт итеп: ул безнең шагыйребез, дип йөртәләр. Авыл Мәдәният йортында, мәктәпләрдә төрле чаралар үткәргән вакытта аның шигырьләре укылмыйча калмый. Аларның “Бердәмлек” газетасы битләрендә дә урын алганнары бар. Язгы матур кояшлы көннәрнең берсендә язмыш мине шушы кеше белән очраштырды да инде. Без аның белән бик тиз уртак тел таптык. Читать полностью

Камышлы районы турында китап, һичшиксез, булачак

Рәсемдә: Камышлы му­ни­ципаль район аппараты җи­тәкчесе Раил Шәкүров.

Камышлы му­ни­ципаль район аппараты җитәкчесе Раил Шәкүров.

Камышлы районы турында тарихи китап булачак әле, булачак…

Камышлы муниципаль район аппараты җитәкчесе Раил Мөхәммәт улы Шәкүров белән  район тарихы турында нәшер ителәчәк китап һәм аның ничек әзерләнүе турында сөйләшәбез.

Мин аның белән булып узган әңгәмәбезне газета укучыларына тәкъдим итәргә булдым. Читать полностью

Ул елларны ничек онытасың …

getImage (1)“Ул елларны ничек оныта­сың -

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә…” — күпме кайгы, күпме сагыш ята бу шигъри юлларда!

Әйе, Бөек Ватан сугышы чоры Гали авылы халкы өчен зур сынау еллары булган. Аның беренче көннәреннән үк унсигезе тулып узган ир-атларны көн саен бишәр-алтышар, унар кеше фронтка озатып тор­ганнар. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдән авылдашларыбызның бик азы гына кайткан, ә күбесе мәң­гелеккә яу кырында ятып калган. Читать полностью

Сәламәтлек илендә кунакта

DSC_7178

4 сыйныф укучылары бии.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Чайка” чаңгы шуу  базасында өченче тапкыр “Сәламәтлек көне”н уздырдылар

Укытучылар, ата-аналар һәм укучылар гына түгел, мәктәпнең күпсанлы дуслары да бу көнне көтеп алалар. Чөнки саф һавада чана-чаңгы шуып ял итүләре — бигрәк тә күңелле һәм озакка истә кала торган вакыйга. Читать полностью

Казаннан рухланып, шатланып кайттык

мингалимовы

Искән­дәр бе­лән Җәмилә Мингали­мовлар Казанда узган фес­тиваль вакытында.

Әле күптән тәгел генә Татарстанның Казан шәһәрендә сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыятенең  90 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  “Җиңү салюты” дип аталган Бөтенроссия халыкара фестивале булып үтте. “Бердәмлек”нең үз хәбәрчесе шушы тантанада катнашу бәхетенә ирешкән Камышлы авылында яшәүче, өченче группа инвалиды Искәндәр Сәйфулла улы Мингалимов белән әңгәмә корды. Читать полностью

Ярмәклеләр кыш белән хушлашты

Рыбалка 1Безнең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында бик күңелле, талантка бай кешеләр яши. Шуңа да Халикъ Сад­ри исемендәге Мәдәният йортыбызда һәрвакыт тормыш кайнап тора. Биредә җыр, бию түгәрәкләре эшли, теләгәннәр өстәл теннисы, шашка уеннары белән шөгыльләнә алалар. Читать полностью

Гали авылы мәктәбенең математика укытучысы София СӘЛИМОВА: “Бердәмлег”ебезгә озын гомер телим

2Яраткан “Бердәмлек” газе­табызның 25 еллык юбилеена әзер­лек башлануы турында хәбәрне ишеткәч, хәтеремдә уелып калган  матур бер очрашу искә килеп төште. Бәлки сездә онытмагансыздыр әле, Рәфгать абый? Читать полностью

Сугыш язмышлары

getImage (1)

Похвистнево районының Мәчәләй авылы

Похвистнево районының Мәчәләй авылында  туып үскән әниебез Сания Субеева бик тә матур, сабыр, миһербанлы, уңган кеше иде. Яшьли ятим калгач, аңа тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән.

Сугыш башлангач, авылдагы яшүсмер кызларны һәм малайларны торф чыгарырга озат­каннар. Арада безнең әниебез дә булган. Күп нужа күргәннәр алар анда, авылга барысы да исән-сау кайтып җитә алмаган. Ә  кайтканнарын, ял итәргә дә бирмичә, Орехово-Зуево шәһәре тирәсендә окоп­лар казырга алып китәләр. Эш авыр, кибәктән пешерелгән кара ипи дә үлчәп кенә бирелә. Шушы кыенлыкларга да түзә әниебез һәм туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Тик анда да авыр эш көтә аны. Читать полностью

Котлы булсын бриллиант туегыз!

салаховы

Минсәгыйть ага һәм Мөхтәрәмә апа Сәла­ховлар.

- Син яраткан, сине яраткан кешең белән бриллиант туйга кадәр бәхетле тормышта яшәве бик рәхәт инде ул. Еллар үткән саен бер-береңнән башка аерым яши алмаганлыгыңны ныграк аңлый барасың, мәхәббәтнең нигезе ныгый гына төшә. Аның ныклыгы кыенлыкларны җиңеп чыгуда, шатлыкларны уртак итүдә күренә, - диләр Камышлы районының Бозбаш авылында 60 ел бергә яшәгән Минсәгыйть ага белән Мөхтәрәмә апа Сәлаховлар. Читать полностью

Яшәү яме сөюдәме, мал җыюдамы?

любишь 2Сөяме, сөймиме? Бу мәң­гелек сорауларга җавапны кешеләр гомер буе эзлиләр. Нинди була соң ул, мәңгелек сөю? Бер-береңә буш вәгъдәләр әйтеп өметләндерүме, әллә Ходай биргән ярыңны саклап, йөге авыр булганда күтәрешеп, авыру булганда маңгаена кулыңны куеп, хәленә керә белүме? Бу сорауга җавапны драматург Флорид Бүләков тә “Сөясеңме, сөймисеңме” пьесасы аша эзләп караган.

Галиәсгар Камал исе­мендәге Татарстан дәүләт академия театры артистлары үзләренең шушы спектаклен Самараның Максим Горький исемендәге драма театрында самаралыларга да күрсәттеләр. Ике пәрдәлек моңсу комедия миндә бик авыр тәэсирләр калдырды. Аны комедия дип әйтүе дә кыен, ул чын трагедия.

Читать полностью