Сәнгать дөньясына — билет

39d57832da51cab681e438eaaef9a2a6111Хәзерге заман яшьләре му­зей, театрларга йөрми ди­яр­лек. Моның ике сәбәбе  бар: мәдәният белән кызык­сыну­чанлык бул­мауда һәм билет­лар бәясе югарылы­гында.

Әлеге кимчелекләрне бете­рү өчен, дәүләт 14 — 22 яшь­тәгеләргә «Пушкин картасы» өләшә башлады. Бу карта счетына 3000 сум акча салына. Карта исәп-хисабыннан акчаны башка максатта файдалану өчен алып булмый, тик концертларга, театрларга, музейларга, төрле күргәзмәләргә билет сатып алырга мөмкин. Читать полностью

Алтын көз — туйлар вакыты

DSC0035911Ел саен сентябрь аенда Самара өлкәсе ЗАГС идарәсе «Милли туйлар фестивале» дип аталган мәдәни чара оештыра. 150дән артык милләт вәкилен берләштергән Самара өлкәсе өчен бу бик мөһим проект. Мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу фестивальнең төп максаты булып тора. Идел буе халыклары мәдәниятенең байлыгын чагылдыручы мондый чаралар милли үзенчәлекләрне сакларга, яшь буын кешеләренә  заманча әһәмиятен һәм кыйммәтен җиткерергә ярдәм итә.
Читать полностью

Мәчетләр мәңгелеккә ишарә итә…

IMG_20210911_091056Кызыксынучан кеше го­мере буе үсәргә, камил­лә­шергә тырыша. Тормыш бит ул имтихан кебек, кешене гел сынап тора — көчлеме ул, укымышлымы?

Анна Федор кызы Князева шундый ихтыяр көче булган укымышлы кешеләрнең берсе ул. Тарихчы-педагог стажы 14 ел гына булуына карамастан, ул берничә китап, берничә бук­лет язып бастырган галим дә. Безнең газета укучысына Анна Федоровна менә нәрсәсе белән кызыклы — ул татар-болгар тарихы, ислам дине, мәчетләре белән кызыксына һәм язылган китап-буклетлары да шул турыда. Соңгы вакытта Анна ханымның башында татар хатыннарыныкы кебек иттереп бәйләгән яулык та күренә башлады. “Әллә ислам динен кабул иттегезме”, — дигән соравыма Анна Федоровна: “Татар хатыннары гына түгел, бөтен хатын-кызлар да яулык бәйләп йөрергә тиеш”, — дип, әйе дә димәде, юк дип тә кырт кисмәде. Читать полностью

Үрнәк булырлык яшьләр үсә

pG14qDCXlI0112012 елның 17 маенда Россия рәсми рәвештә «Яшь про­фессионаллар» (WorldSkills International) халыкара хәрә­кә­тенә кушылды. Быел, 25 — 29 августта, Уфада әлеге IX Милли чемпионатның финалы узды. Анда медальләр саны буенча Татарстан Республикасы командасы — беренче,  Башкортостан Республикасы һәм Санкт-Петербург командалары икенче урынны бүлеште, Мәскәү өлкәсе өченче урынга чыкты. Ә Самара өлкәсе иң көчле командалар унлыгына керде.

Ярышлар 105 һөнәри компетенция буенча 7 блокка бүленгән иде. Финалда катнашучылар үз проектларын төзелеш, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженер технологияләре, хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика өлкәләрендә тәкъдим иттеләр. Чемпионатта быел шулай ук Азия — Тын океан илләреннән һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән килгән конкурсантлар һәм экспертлар да катнашты. Читать полностью

Туган ягым – яшел бишек

туган якЯңа Усманда Туган якны өйрәнү көне

Бу көнне беренче сыйныф укучылары беренче тапкыр авыл китапханәсе белән таныштылар. Читать полностью

Яшьләр таныша һәм кавыша

122Заманасына ияреп, халык та үзгәрә бара. Гомерләр сиздермичә үтә тора, авыллар кечерәя, яшьләр шәһәрләргә укырга китәләр дә шунда эшкә урнашып калалар, бер-берсе белән шунда табышып, кавышалар. Никах укытырга, туй уздырырга туып-үскән ни­гезләренә кайтып күренәләр дә тагын шәһәрләренә китеп баралар һәм гомерлеккә шун­да төпләнеп калалар.

Менә бүген дә никах мәҗ­лесенә җыелдык. Тантанага иң якын туганнар гына килгән, чөнки күпләп җыелырга коронавирус дигән нәрсә рөхсәт итми. Минем икетуган абыем Ринат һәм Гөлсылу Манашевларның кызлары Гөлүсә белән Булат һәм Кәримә Әхмәтовларның улы Жасланның никах туе. Казах милләтеннән булган кияүнең төбе Сарытаудан. Үзе Самарада яши, эшли. Гөлүсә белән алар укыганда танышканнар. Ике ел эшләгәннән соң гына өйләнешергә ниятләгәннәр. Читать полностью

Татар булу өчен киртәләр бар әле

Газизов Радик23 — 24 сентябрьдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бөтендөнья татар конгрессы икенче мәртәбә “Милләт җыены” үткәрде.

Чарага Россиянең 70 төбәгеннән 500ләп делегат килгән иде. “Милләт җыены” утырышында Самара өлкәсеннән дә саллы гына делегация катнашты – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Новокуйбышевск татарларының “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Азизов, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башкалар. Читать полностью

Елаштык та, көлештек тә…

wMJ06pCbwUo (1)11

«Ялкынлы яшьлек» һәм Резеда Сәлахова

Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» Самара татарлары өчен “Татар киносы көннәре” оештырды. 23 — 26 сентябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» дип аталган музыкаль комедия тәкъдим ителде.
Читать полностью

“Бердәмлек” киләчәктә булсын өчен

fITgq78sCG811Туксанынчы еллар ахырында “Бердәмлек” газетасы, түбәтәен салып, халыктан акча сораган вакытларны кайбер әбүнәчеләребез әле дә хәтерлиләрдер. Ул вакытта баш мөхәрриребез ир кеше — Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин иде. Хәзер коллективта тик хатын-кызлар гына эшли, салырга түбәтәебез дә юк. Ә хәлебез хөрти — әбүнәчеләребездән килгән акча бетеп бара, ел ахырына кадәр җитмәячәк. Сер түгел, газетабызны яздырып алучы әбүнәчеләребез бакыйлыкка күчә тора, ә яшьләр татар телендә укый-яза белми, шуңа күрә язылмый да. Өлкә хөкүмәте дә быел, коронавирус сәбәпле, ярдәмен киметеп бирде — 700 мең урынына 490 мең генә алдык. Акча җитмәүнең сәбәбен тираж төшүдән һәм өлкә хөкүмәте ярдәме кимүдән күрәбез.

Читать полностью

Кызыклы да, файдалы да ял көне

Автор Аняс Мингали (7)11Менә инде 9 ел рәттән Самара губерниясендә яшәүче төрле милләт халыклары «Этника mob» фестивалендә катнашалар. Җыр-биюле, уен-көлкеле Халыклар дуслыгы бәйрәме быел Са­мара шәһәренең Ленин районында, Клиническая һәм Коммунистическая урамнары киселешендә гөр­ләп узды.
Читать полностью

Үз җиремдә – үз телем

Лилия ГадельСамара өлкәсендә гөрләп үткән Халыклар дуслыгы көненә Мәскәү татарлары штабының пресса хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел килеп, Волгарь бистәсендә ачылган Этнопаркны да карап йөрде, Җәмигъ мәчете, “Яктылык” татар мәктәбе белән дә танышты. Ә дүшәмбе кичендә Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү татарлары штабы бастырып чыгарган яңа китапны Самара җәмәгатьчелегенә тәкъдим итте. Читать полностью

Котлы булсын… милли авылыбыз!

IMG_045012 сентябрьдә, җиденче мәртәбә уздырылучы Халыклар дуслыгы көнендә, Куйбышев районы­ның Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды. Чара Самара шәһәренең 435 юбилейлы туган көненә туры китерелгән иде.
Читать полностью

Бөрйән умартасын коткарудан да әһәмиятлерәк

Лилия Гадель13 сентябрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү татарлары штабының пресса хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел белән очрашу булды. Самаралылар, Мәскәү татарлары штабы эшчәнлеге белән кызыксынып, күпсанлы сорауларын яудырдылар. Кунак башкала татарлары тормышын төсмерләргә бай һәм кызыклы итеп тасвирлады. Үрнәк алырлык эшләре байтак булып чыкты.
Читать полностью