Кыю, булдыклы һәм тәвәккәл буласың килсә

PHOTO-2021-03-08-12-30-02 (1)1952 елда данлыклы шагыйрь, спорт мастеры Маннур Саттаровның Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбенә директор булып килүе рухи күтәрелеш чоры булып истә калды. Аның җитәкчелегендә Юкәле тауда трамплин төзелде — тау башындагы агач вышкасының биеклеге  –  7-8 метр, ә сикәлтәсе 1-1,5 метрга җитә иде. Читать полностью

Рәхмәт әйтүе рәхәт

Аташова ЮлияРәхмәтле булуның, рәхмәт сүзенең тәэсир көче гаять зур. Психолог Роберт Эммонс бу турыда: «Бу сүз бөтен тормышны үзгәртә ала», — дип әйткән. Кешенең яхшы гамәлен күрә белеп,  рәхмәт әйткән кешеләр, гадәттә, оп­ти­мистлар. Алар юк-барга борчыл­мыйлар, булганына шө­кер кылып яшиләр. Берәү сиңа ярдәм итеп, рәхмәтеңне алган икән, димәк, син дә аңа йөрәк җылыңны биргән­сең. Менә мин дә Рәшит Ша­мил улы һәм Әминә Фә­рит кызы Исәнбаевларга кыз­лары Юлияне ярдәмчел, ихлас күңелле бала итеп тәрбия­лә­гәннәре өчен чиксез рәхмәт­ләремне белдерәм. Читать полностью

Рәхимле һәм шәфкатьле ул

IMG_7548Җәмил Габделхак улы Садриевка — 65 яшь!

Русларның “Театр начинается с вешалки” мәкален үзгәртеп, “Һәр мәктәп директордан башлана”, дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки директор эше артык күренмәсә дә, режиссер сыман, бөтен мәктәп тормышын оештыручы кеше бит ул. Читать полностью

Кеше шунда матур була…

Polish_20210310_143748265Озакка сузылган авырудан соң Куйбышевта “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыручыларның берсе һәм алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз КОЛЮЧЕВ вафат. Читать полностью

«Все было на высшем уровне: организация, судьи, все супер!» / Чаңгычылар көч сынаша

e75921fe19aacfed0a769328c5d5d0dd6 марта на лыжно-биатлонном комплексе «Беркут» состоялись четвертые областные соревнования по пневмо-биатлону в рамках реализации нацпроекта «Демография». Ежегодно в них принимают участие не только биатлонисты области, но и спортсмены из соседних регионов. Читать полностью

В СДК с. Алькино прошёл праздник «А ну-ка, мамы!» / “Ягез әле, әниләр!”

d20349ce627c1e273c5fe6a4bc399eedВ преддверии праздника 8 марта 2021 года в ЦСДК села Алькино прошёл праздник «А ну-ка, мамы!».  Читать полностью

Родина начинается с памяти / Борынгы табылдыклар һәм яңа идеяләр музее

mN4MIv6i8OsВ селе Денискино на базе Дома культуры состоялось торжественное открытие историко-краеведческого музея. Читать полностью

Асыл сыйфатлы зат иде

Изображение 4405 мартта танылган якташыбыз, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевның вафатына 7 ел тулды

 

Рөстәм белән Илһам абыйны бер-берсеннән аерып булмый, әлбәттә. Алар 20 елдан артык сәхнәдәш дуслар булып кына түгел, тормышта да бер-берсен ихтирам итеп яшәделәр. «Рөстәм белән җырлавы — җан рәхәте», — дия иде Илһам абый Шакиров. Чыннан да, Рөстәм баянда һәм башка уен коралларында уйнавы, зур дәрәҗәдәге осталыгы белән аерылып тора иде. Ул баян, гармун телләре аша Илһам абыйның моңлы тавышына хас булган тавышлар яңгырата белә иде. Алар арасында ниндидер бер тирән дуслык хисе бар иде, бер-берсен хөрмәтләп иҗат иттеләр алар. Читать полностью

Рафаэль Ильясовка

1607526364_agagaБу шигыремне туганыбыз Рафаэль Ильясовка, аның тормыш иптәше Светланага һәм улы Алмазга багышлыйм. 81 яшенә кадәр татар халкының күңелен моңлы җырлары белән шатландырып торган туганыбыз Рафаэль Ильясов 2020 елның 9 декабрендә вафат булган иде. Менә аңардан башка өч ай яшибез инде. Иҗа­ты өчен мең рәхмәт, мәңгелек дан! Урыны оҗмахта булып, моңлы тавышы анда да сайрап торсын иде. Амин! Читать полностью

В селе Новое Мансуркино прошел весенний праздник татарского народа «Карга боткасы» / Яңа Мансурда яз бәйрәме!

-LE-eDQiaXI7 марта в селе Новое Мансуркино м.р. Похвистневский провели праздник татарского народа «Карга боткасы» («Грачиная каша» или проводы зимы по-татарски). Читать полностью

«Көч-куәт булганда, ярдәм итәргә кирәк»

IMG-20201206-WA0028Ак халатлы табибларны, шәф­кать туташларын, меди­цина өлкәсендә эшләү­челәрне еш кына “Ак канатлы фәреш­тәләр” дип атыйбыз. Тик бу аклык артында күпме тын­гысыз төннәр, эзләнүләр, бор­чылулар торганын аңлап бе­термибез, кайвакытта рәх­мәт әйтергә дә онытабыз. Нин­ди авыр, җаваплы эш бит ул, табиб һөнәре!

Минем бүгенге әңгә­мә­дәшем Исаклы район хастаханәсенең баш та­бибы 33 яшьлек  Равил Хаметов. Ул балачак хыя­лын чынга ашыру өчен бөтен көчен куйган кеше. Читать полностью

Менә шундый “Симфония”

Ws2_WbIyb4cЭлек Куйбышевтан Мәлә­кәскә, Уль­янга, Казанга халык Тупли авылы аша йөри иде. Бу юлдан, бәлки, Парижга, Лондонга да барып булгандыр. Бабайлар сөйләп калдырган ха­тирәләр дөрес булса, “Ефәк юл” да безнең авыл аша узган, ди. Читать полностью

Аллаһ аеның мөбарәк кичәләре

DSCF3815Адәм баласы дөньяга үз теләге белән килми һәм үз теләге белән китми. Ләкин ул җиргә үзенең яшәү программасы белән җибәрелә, диелгән кайбер дини китапларда. Әмма, көчләп тагылган системага каршы тора алмыйча, кеше яшәү мәгънәсен югалтырга да мөмкин. Аллаһы биргән программаны үтәү урынына рухы ят мохитка яраклаша башлый. Гомерен ялган кыйммәтләр, вакытлы өстенлекләр бирә торган исем-дәрәҗәләр даулауга сарыф итә, тыштан канәгать булып күренсә дә, эчтән бәхетсез булып кала. Үз кыйбласын җуйган бәндә, никадәр байлык тупламасын, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, беркайчан да җан тынычлыгы таба алмый, яшәүгә өметен өзә… Читать полностью