Утыз елга якын Сызран шәһәрендә халыкка татар теле дәресләре бирәм һәм динебез Ислам сабакларын укытам. Гаҗәеп хәл. Халыкның күпчелегендә татар теленә битарафлык.
Минем тәҗрибә шуны күрсәтә. Татар телен камил белгән адәм, башка телләрне бик тиз өйрәнә. Офицер булып хезмәт иткәндә хәрби темага кандидатлык якларга туры килде. Бернинди репититорсыз немец телен өйрәндем һәм немецча кандидатлык якладым. Гарәб телен тагын да җиңелрәк өйрәнергә. Читать полностью