Губернатору Самарской области (1991-2007), заместителю председателя Общественной палаты региона Константину Алексеевичу ТИТОВУ — 80 лет!

2b551148-1212-42b0-98de-014edc11e4f0Уважаемый Константин Алексеевич!

Примите искренние поздравления по случаю Вашего юбилея.

Рад подтвердить своё неизменное глубокое уважение к Вам! Отдать дань искреннего уважения Вашему жизненному опыту, мудрости, трудолюбию и жизнелюбию.

Татарский народ, проживающий на территории нашей области, воспитанный на традициях дружбы с представителями других национальностей, испытывает с Вашей стороны уважение и получает всемерную поддержку во всех его добрых начинаниях.

В этот торжественный день желаю Вам самого главного – крепкого здоровья и долгих лет жизни.  Пусть каждый день Вашей жизни приносит только добрые события, а бодрость духа и оптимизм не покидают Вас никогда. Пусть душевная теплота, поддержка друзей и коллег, близких и родных всегда наполняет Вашу жизнь, а удача сопутствует во всех делах! 

Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел», член Общественной палаты г.о.Самара, председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», профессор кафедры экономики и экономической безопасности СГСПУ Ильяс Гумерович ШАКУРОВ.

Әлфия Шәфигулла кызы НИЗАМОВАга!

3Кадерле укытучым! Сезне чын күңелемнән туган көнегез белән котлап, йөрәгемнән чыккан иң изге теләкләремне юллыйм.

Сез укучыларыгызны ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле кешебез булдыгыз. Үзегезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, хәерле озын гомер кичерүегезне телим.

Иң изге һәм матур теләкләр белән Ильяс ШӘКҮРОВ.

 

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советының әгъзасы Илнур БИККУЛОВка!

UQn0r6DDURwСине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә чиксез шатлыклар, сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле тормыш насыйп итсен.

Без сине кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Татар хәрәкәтенә керткән өлешеңә, риясызлыгыгыңа, киң күңелеңә сокланабыз. Алдыңа олы максатлар куеп, кыю адымнар белән бар. Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калам!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Ялкынлы яшьлек» ансамбле солисты Илнур Камияр улы АЛТЫНБАЕВка!

img5e7d0f3dfa2dd189735b4b50568b1f5dХөрмәтле Илнур әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Мария Минхәлим кызы ШӘКИРОВАга!

1024x600Хөрмәтле Мария ханым!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер  насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. Күпъеллык авыр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм.  

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Сания Шәкүр кызы НУРЕТДИНОВАга!

1Кадерлебез! Без сине туган көнең белән тәбриклибез. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң из­гесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Бар­лык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, тигезлектә, исәнлектә-саулыкта, шат­лыкта-муллыкта яшәвеңне теләп калабыз.

Тәбриклибез туган көнең
                                          белән!
Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең.
Корычтай булсын тазалыгың
                                          синең,
Кояштай озын булсын гомерең!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың,  килен-кияүләрең, оныкларың.

Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы ТӨХБӘТШИНАга!

i (2)Хөрмәтле Резедә ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Татар җәмәгатьчелеге берләшмәсе эшендә күрсәткән даими ярдәмегез өчен Сезгә бик рәхмәтлебез. Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз. 

Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Әлфия Нәбиулла кызы ХУҖАНОВАга!

01Хөрмәтле Әлфия ханым!

Туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим.

Сез  “Волгарь” бистәсендә урнашкан Халыклар дуслыгы паркындагы татар йортын карап торасыз. Хәерле хезмәт, эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты. 

 

Камышлы районың «Туган як» оешмасы әгъзасы Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВАга!

iХөрмәтле  Рушания ханым!

Иң изге теләкләр белән Сезне туган көнегез уңаеннан котлыйм. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. 

И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Лилия Рәис кызы СӘЛИМОВАга!

букет2Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Похвистнево районының Яңа Мансур авылы фермеры Ринат Мидхәт улы ГӘЙСАРОВка!

34b3fec56019884c6f0e3169caa24794Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Ирек Гатият улы НУРИЕВка!

Untitled-Scanned-01..

Хөрмәтле Ирек Гатиятович!

Сезне  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Марьям Гумаровне БАТРШИНОЙ!

5-2Уважаемая Марьям Гумаровна!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения, пожелания счастья,  успехов, воплощения всего задуманного, неиссякаемой энергии, оптимизма, и самого ценного – крепкого здоровья!

Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.