Яңа Ярмәкнең Тугай очы артистлары тамашачыларны таң калдырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0843Исегезгә төшереп үтәбез, Камышлы районында урнашкан Яңа Ярмәк авылында Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәткән һәм «Урам концертлары» фестиваленең эстафетасы авылның Тугай очына бирелгән иде. 26 апрельдә тугайлылар да авылдашларына «Мәхәббәт учагы» дип аталган концерт программасы тәкъдим иттеләр. Һәвәскәрләр үзләренең җырга, моңга, шигриятькә, юморга бай чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырдылар. Читать полностью

Иске Ярмәкнең Котлы очы һәвәскәрләре дә шәп тамаша тәкъдим итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0450Иске Ярмәк авылының 280 еллыгына багышланган «Урам концертлары» фестиваленең чираттагы тамашалары үтте. Алар 14 һәм 16 апрельдә Котлы очы һәвәскәрләре тарафыннан куелдылар.
Читать полностью

Шенталы авылындагы якшәмбе мәктәбенең 20 еллык юбилей тантанасы булып үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Воскресной школе при Шенталинской мечети – 20 лет

DSC08568Шенталы районындагы Шенталы авылы төрле матур вакыйгалар кичереп яши. Күптән түгел биредә урнашкан мәчет бинасы каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбенең 20 еллык юбилей тантанасы булып үтте. Әйтергә кирәк, изге бәйрәмгә Самар шәһәреннән, төрле татар авылларыннан һәм биредә гомер итүче мөселман кардәшләребез бик күпләп килгән иде. Шушы тантанада катнашкан кунакларның, мәдрәсәдә бүгенге көндә белем алучы һәм чыгарылыш шәкертләренең дә әйтер сүзләре, теләкләре бик күп яңгырады. Бәлки, газиз туган ягыбызга кайтып, бу бәйрәмдә катнаша алмый, мәхрүм булып калган, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз менә шушы фоторепортажны күреп булса да, күңелләрен күтәрерләр, үзләрен бәйрәмебездә булган итеп хис итәрләр?! Читать полностью

Яңа Ярмәктә Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0203Урам концертлары эстафетасы авылның Тугай очына бирелде.

Туган оям — Яңа Ярмәгем син,
Авылым минем – газиз төбәгем.
Синдә туып, синдә канат ярдык,
Зур тормышка синнән юл алдык. Читать полностью

«Яктылык» мәктәбе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фото Аняс Мингали (23)Исегезгә төшереп үтәбез, 5 апрельдә «Яктылык» мәктәбенең 20 еллыгына багышланган чаралар узды.  Юбилей уңаеннан  “Заманча мәктәп шартларында белем бирүнең этномәдәни компонентын тормышка ашыру” дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция узды, “Заря” мәдәният йортында бәйрәм концерты булды.

Читать полностью

Самарның “Яктылык” татар мәктәбенә — 20 ел!

iБүген шатлыклы вакыйга – тантаналы шартларда «Яктылык» татар мәктәбенең 20 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан әлеге уку йортының хөрмәтле  хезмәткәрләрен, укучыларын, аларның ата-аналарын һәм, гомумән, барлык Самар татарларын чын күңелемнән тәбриклим.

Биредә тәрбияләнгән сабыйларда, белем алган укучыларда ата-бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган туган телебезгә,  гореф-гадәтләребезгә, динебезгә карата мәхәббәт уяталар. Татар телен, тарихын һәм халкыбызның традицияләрен җиткерүнең кыйммәтен бәяләп бетереп булмый, әлбәттә. Шуңа да бу уку йортында белем бирүчеләр алдында баш иябез. 

Мәктәп тудырган уңайлы мохит өчен аның барлык хезмәткәрләренә  рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшчәнлекләрендә, укучыларга телебезне, тарихыбызны һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә уңышлар телибез!

«Яктылык» мәктәбе һәрвакыт үсеш юлында булсын, ә безнең барыбызга да яңа позитив уйлар һәм планнар телим!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Иске Ярмәк — талантларга бай авыл (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_1666

Тегермән дип аталган очта яшәүчеләр ике көн рәттән үзләренең тамашаларын күрсәттеләр.

26 һәм 27 мартта  Иске Ярмәк авылының Тегермән дип аталган очында яшәүчеләр «Туган авылыма — 280 ел» исеме астында зур концерт программаларын тәкъдим иттеләр.

Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале үтә. Авылның Котылдык (Биш мунча), Тегермән, Юкәле Тау һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүчеләр һәм Иске Ярмәк җирлеге составына кергән Чулпан һәм Яңа Ярмәк авыллары халкы концерт программалары әзерләп, тамашачыларга күрсәтә, ә иң уңышлы номерлар Май бәйрәмнәре көннәрендә үткәреләчәк Гала-концертка тәкъдим ителә. Нәкъ шунда җиңүчеләр дә билгеле булачак.  Читать полностью

Иске Усман авылында — «Нәүрүз» бәйрәме (ФОТОСУРӘТЛӘР)

DSC0849621 март көнне Камышлы районының Иске Усман авылындагы социаль реабилитация бүлегендә «Нәүрүз» бәйрәме булып үтте. Мин хәзер шушы бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәм. Әйтергә кирәк, шушы матур чарада Ике Усман авылында яшәүче өлкән яшьлек әби-апалар гына түгел, Балыклы авылыннан килгән кунаклар да катнашты.

Читать полностью

Яңаярмәклеләр Карга боткасын авыз иттеләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

DSC_1204Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында язны күңелле каршы алдылар.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар, ахырдан ботка ашаганнар. Читать полностью

Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Саимә Әхмәдулла кызы МОРЗАХАНОВАга — 70 яшь!

МурзахановаХөрмәтле Саимә апабыз!

Сез озак еллар “Бердәмлек” га­зетасының штаттан тыш хә­бәрчесе булып торасыз, өлкә татарларына Похвистнево районында узган милли һәм иҗтимагый чаралар, бәйгеләр турында хәбәрләр җиткерәсез. Дини тәрбия, туган тел темаларына, милләт язмышына багышланган язмаларыгыз да байтак.

Укучыларыбыз сезнең шигырьләрне, гыйбрәтле хикәяләрне дә көтеп алалар, яратып укыйлар. Аларда табигатьнең гүзәллеге, дөньяларның матурлыгы, тормышның яме чагыла. Кайберләрендә үзәкөзгеч юксыну, хатын-кызның моңлы күңе­леннән саркып чыккан сагыш та бар. Читать полностью

«Ялкынлы яшьлек» артистлары — Ялтай авылында (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_2361Өлкәбезнең Красный Яр районында урнашкан Ялтай (Угловой) бистәсендә  «Ялкынлы яшьлек» ансамбле чираттагы чыгышы белән үзенең гастрольләрен башлап җибәрде. Авылда яшәүче тамашачылар яңа программа белән килгән иҗат төркемен бик җылы каршы алдылар. Читать полностью

Гомер юлын Тупли авылы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытуга багышлаган Җәрия апа ДӘҮЛӘТШИНАГА — 80 яшь!

№9-400x358Кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучы апабыз! Сезне олы юбилеегыз белән кайнар кот­лыйбыз!

Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

Күпсанлы укучыларың  һәм Шәкүровлар гаиләсе исеменнән Ильяс Шәкүров һәм Равиля Кыямова-Шәкүрова.

Официальное открытие первой в Самаре точки татарского фастфуда «Түбәтәй» (ФОТОРЕПОРТАЖ №2)

IMG_1193Напоминаем, 11 февраля 2016 года в ТЦ «Аврора-МОЛЛ» прошло официальное открытие  первой в Самаре точки татарского фастфуда «Түбәтәй». Предлагаем вашему вниманию подробный фоторепортаж Юлии Конновой с места события. Читать полностью