Социаль челтәрләрдәге татар төркемнәренең администраторлары һәм модераторлары арасындагы конкурсның нәтиҗәләрен чыгару, җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы кичектереләчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез, бу көннәрдә «Самар татарлары» сайты XI «Белем җәүһәрләре-2020» дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә Гран-прига һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Һичшиксез, әлеге җиңү - сайтыбыз администрациясенең, порталыбыз битләрендә үзләренең язмаларын бастыручы журналистларыбызның, төбәгебезнең төрле почмакларыннан хәбәрләрен җибәреп торучы авторларыбызның, хәтта даими рәвештә безнең хәбәрләрне укып баручы һәм мәкаләләр астында үз фикерләрен калдыручы дусларыбызның уртак казанышы! Бу уртак көчебезнең нәтиҗәсе, чөнки уңыш һәркемгә дә бәйле! Читать полностью →