Уңышлы җитәкче, бәхетле әни булу сере нәрсәдә?
Каләм ияләре хатын-кызларны «җиргә төшкән фәрештә», «җавапсыз табышмак», «сүнмәс кояш» кебек сүзтезмәләр белән чагыштыралар. Бүгенге кырыс заманда хатын-кызларга гүзәллек алиһәсе генә түгел, ә көчле зат та булырга туры килә шул. Асыл затларыбыз арасында җитәкче вазыйфасын үтәүчеләр дә бихисап. Алар өйләрендә – оста хуҗабикә, иренә – сөекле хатын, балаларына – игелекле ана, оныкларына – яратучан әби була белү өстенә, эшләрендә дә мең төрле эш эшләргә өлгерәләр. Җитәкче эшенә алынгансың икән, җитди проектларны гамәлгә ашыру, бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру, коллективта уңайлы микроклимат булдыру һәм тагын әллә никадәр йөкләмәне берьюлы үтәргә кирәк. Читать полностью