Мәчет карты ерактан таныла. Ул һәрвакытта тыйнак, пөхтә һәм җыйнак. Дингә ихластан бирелгән кешенең сүзе төпле, карашы ягымлы, ниятләре изге. Ул һәр эшен Аллаһыга тапшырып башкара. Шуңа да алар уңышлы, нәтиҗәле һәм гыйбрәтле.
Рәфкать бабай Рәфәгетдинов – менә шундыйлардан. Ул – хәрби табиб. Үз гомерен иң изге эшкә — табиб хезмәтенә багышлаган. Үткәндәге тормыш юлында ул күпне күргән. Мисырда (Египет), Сомалида һәм Әфган сугышында да булган.
Әңгәмә барышында аның бай һәм эчтәлекле тормышына кагылышлы күп сораулар бирелде. Читать полностью