Гадәттә август укучылар һәм ата-аналар өчен кызу ай була иде. Быелгы коронавирус исә балаларны мәктәпкә әзерләү мәшәкатенә дә үзгәрешләр кертте. Мәгариф министрлыгы: “Яңа уку елында гадәти режимда укыячакбыз”, – дип хәбәр итсә дә, ата-аналарның күбесе кабат дистанцион укуга күчәргә туры килмәгәе, дип борчыла. Шуңа алмашка аяк киеме, спорт костюмы кебек әйберләрне сатып алырга ашыкмыйлар.
Шулай да, соңгы арада дәфтәр, каләм ише вак-төяк сатып алучылар саны сизелерлек арткан. Бүген укучыга кирәк булган канцелярия кирәк-яраклары уртача 721 сумга төшә, ди белгечләр. Бер ел элек бу сумма 55 процентка арзанрак булган. Шушы вакыт эчендә сатылган канцелярия товарлары күләме дә 10 процентка арткан.
Без ата-аналардан балаларны мәктәпкә әзерләү, дистанцион формада уку турында сораштыру үткәрдек. Читать полностью