24-25 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре белән Самар өлкәсенә юл ала.
Тамашачының игътибарына Италия драматургы Карло Гольдони әсәре буенча куелган «Ике хуҗаның хезмәтчесе» исемле комедия тәкъдим ителәчәк. Татарстанның авторитетлы критиклары бәяләүе буенча, бу спектакль мәдәният өлкәсендә бөтен Татарстан масштабында 2015 елының күренекле вакыйгасы булып санала. Спектакльдәге баш рольне башкаручы артист Рәзил Фәхретдинов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә лаек була. Читать полностью