25 августта Татар мәдәнияте үзәгендә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы басылып чыгуының 50 еллыгын музыкаль-әдәби кичә рәвешендә билгеләп үтәчәкләр.
Фойеда язучының оныгы шагыйрә Альбина Әпсәләмова оештырган күргәзмә эшләячәк.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җиткерүенчә, кичәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, язучы Ринат Мөхәммәдиев, җырчы Альбина Латипова, язучының кызы Ләлә Әпсәләмова катнашачак икән.