14 апрельдә Самараның Җәмигъ мәчете йортында изге Рамазан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме узды
Ураза һәм Корбан гаетләре – бөтендөнья мөселманнары өчен иң зур бәйрәмнәр. Шушы олуг вакыйгалар хөрмәтенә зур чаралар уздыру шәһәребездә матур гадәткә әверелеп бара. Менә быел да мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге өлкә Диния нәзарәте инициативасы һәм дистәләгән оештыручылар, иганәчеләр тырышлыгы белән Ураза бәйрәме үткәрелде. Чараны уздыруда ярдәм итүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез санының елдан-ел арта баруы аеруча куандыра. Читать полностью