Шәфкатьлелек һәм игелеклелек, ватанпәрвәрлек һәм намуслылык сыйфатлары балага әти-әни, әби-бабайлардан күчеп килә. Гаилә – ул бит мәхәббәт учагы гына түгел, җәмгыять кыйммәтләрен саклаучы ил таянычы да. Нәкъ менә шундый тәртипле гаиләдә генә бала чын шәхес булып җитешә ала.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самараның Крутые Ключи бистәсендә яшәүче Рамил һәм Гөлназ Хәсәншиннарның гаиләсе шактый зур — дүрт балалары тупырдашып үсәләр. Халкыбыз «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» диме әле? Бу сүзләрнең хаклыгын әлеге гаилә гел исбатлап килә. Читать полностью